Бүгенге көндә Нурлат шәһәрендә 23 парк һәм сквер эшли. Шуларның берсе - «Татнефть» оешмасы грантлар конкурсы кысаларында гамәлгә ашырылган «Игелек» скверы.
«Игелек» скверы Нурлат шәһәренең Яшьлек микрорайонында урнашкан, скверда кече архитектура формалары, балалар өчен уен мәйданчыклары, ял итү өчен эскәмияләр һәм урналар урнаштырылган.
Парк периметры буйлап чыршылар утыртылды, төсле чәчәк түтәлләре балкып утыра, газон чәчелде.
2022 елда-беренче чиратта территория төзекләндерелде.
2023 елда икенче чиратта балалар мәйданчыклары, спорт тренажерлары куелды.
2024 елда сквер файдалануга тапшырылды һәм тулысынча эшли башлады.
Әлеге паркта шулай ук Григорий Потоцкийның «Игелек» скульптурасы урнаштырылган, ул шәфкатьлелекне символлаштыра. Скульптор һәм рәссам бу скульптураны шәһәр халкына без мохиттә яхшылык тоеп, бер-беребезгә шәфкатьле булсын өчен бушлай бүләк итте.