Бүген, чираттагы рейд вакытында, район Башкарма комитетының Административ-техник бүлеге хезмәткәрләре, төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге белгечләре белән берлектә, муниципаль милек җиренә көнкүреш калдыкларын законсыз ташлау очрагы чикләнде. Әлеге хокук бозучы гражданга карата штраф санкцияләре кулланылачак.
Шулай ук шәһәр һәм район халкына бу төр хокук бозуның рөхсәт ителмәвен искә төшерәбез һәм муниципаль төзекләндерү кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз. Бу очракта хокук бозучыга барлык калдыкларны кире автотранспортка җыеп төяргә һәм "ТКХ ИК" МУП оешмасыннан чүп-чарны утильләштерү, аларны каты көнкүреш калдыклары полигонына илтү өчен талоннар сатып алырга туры килде.