Бүген Нурлат «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафонын кабул итте.
Спикерлар белән очрашу шәһәрнең Мәдәният сараенда узды. VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары Алсу Нәбиева һәм Шамил Яһудин, «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре республика үзәге директоры Тимур Камалетдинов, «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлеге секретаре Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев нурлатлылар белән очрашты.
Очрашуның модераторы булып танылган алып баручы, «Татарстан» ДТРК журналисты Дмитрий Второв чыгыш ясады.
Очрашу СВО сугышчыларына ярдәм оештыруны дәвам итү турында фикер алышудан башланды. Район Башлыгы Дамир Ишкинеев нурлатлыларның гуманитар миссиядә катнашулары турында сөйләде.
"Бүгенге көндә 364 нурлатлы якташыбыз махсус хәрби операция уздырылу зонасында хәрби бурычларын үти. Алар барысы да хезмәтләрен лаеклы башкара. Һәм, әлбәттә, безнең район аларга гади кешеләрдән алып иҗтимагый оешмаларга, предприятиеләргә, авыл җирлекләренә, район активына кадәр һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Волонтерлар сугышчылар өчен форма тегәләр, азык-төлек әзерлиләр, җыелган акчага махсус чаралар, автомототехника сатып алалар, туганнары һәм якыннары шәхси посылкалар әзерлиләр. Бу ярдәм адреслы, ул һәр хәрби частька, һәр сугышчыга барып җитә. Мин район активына, барлык нурлатлыларга моның өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Безнең район - сугышчыларга ярдәм күрсәтү буенча республикада иң активларның берсе", - диде ул.
Район Башлыгы шулай ук контракт хезмәтенә баруның ничек оештырылуы турында сөйләде. Быел контрактка 70 нурлатлының кул куйганын билгеләп үтте, тагын теләүчеләр бар, шул исәптән башка төбәкләрдән дә, алар контрактка кул кую өчен Нурлатка киләләр. Бу лаеклы түләүләр белән дә бәйле.
"Контрактны имзалаганда республикадан – 1 миллион 5 мең сум, Россия Федерациясеннән – 400 мең, безнең муниципалитеттан 100 мең сум түләнә", - дип билгеләп үтте Дамир Ишкинеев.
Бу теманы җәмәгать тәртибен саклау буенча «Форпост» яшьләр формированиеләре республика үзәге җитәкчесе Тимур Камалетдинов та дәвам итте.
"Безнең егетләр, контрактчылар төчен дә, мобилизацияләнгәннәргә дә ярдәм итү бик мөһим. Монда мәсьәлә матди ярдәмнән бигрәк, рухи ярдәм бик мөһим. Без алып килгән балалардан хатлар балаларга бик зур эмоциональ йогынты ясый. Аларның чын күңелдән язган сүзләре егетләргә авыр бурычларны башкару өчен көч табаргага ярдәм итә", - дип билгеләде ул.
Шулай ук яңа милли проектлар, аларның безнең республика өчен актуальлеге турында сөйләде.
Яңа илкүләм максатлар, аларның әһәмияте турында ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева сөйләде.
«Аларның иң мөһиме-халыкны саклау, гражданнарның иминлеге, уңайлы мохит, икътисадның динамик үсеше, яшьләр өчен шартлар, технологик лидерлык, тормышның барлык тармакларын цифрлаштыру», – диде ул. Мәсәлән, уртача гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерергә, ярлы тормыш дәрәҗәсен киметергә һ. б.
ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин үзенең депутатлык эшчәнлеге кысаларында башкарылган мөһим моментларын җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, һәр төбәк, район тормышында илкүләм проектларның роле бик мөһим.
"Илкүләм проектларның барлык бурычлары икътисадый өлкәне тотрыкландыруга, гражданнарга ярдәм итүгә, һәр кешенең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, аны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән. 2019 елдан милли проектлар кысаларында күп нәрсә эшләнгән. 8 илкүләм проект гамәлгә ашырылды, шәһәрдә дә, район авылларында да парклар, скверлар, ФАПлар төзелде, сәламәтлек саклау объектлары ремонтланды, алар арасында иң әһәмиятлесе – су бирү үзәге булган чиста су белән тәэмин итү системасы төзелеше», – диде ул, башка илкүләм проектларга тукталып.
Очрашу барышында нурлатлылар «Әкият» балалар бакчасын капиталь ремонтлау федераль программасына кертүгә, Үрнәк авылына күпер салуга кагылышлы үз сорауларын да җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бердәм тавыш бирү көне 2024 елның 8 сентябрендә узачак. Бу көнне республика Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар, шулай ук 38 муниципаль районда җирле үзидарә органнарына депутатларны өстәмә сайлаулар узачак.
Партия исемлекләре буенча — 50, бер мандатлы сайлау округлары буенча 50 депутат сайлау планлаштырыла. Сайлауларда катнашу өчен 427 кеше тәкъдим ителде. 179 — бердәм республика округы буенча, 248 — бер мандатлы округларда.
Татарстан парламентына депутатлар сайлауда барлыгы алты сәяси партия катнаша. Биш сәяси партия (“Бердәм Россия”, “КПРФ,» “Гадел Россия — Патриотлар — За справедливость”, “ЛДПР” һәм “Новые люди") бердәм округ буенча да, бер мандатлы округларда да үз кандидатларын тәкъдим итте. Тагын бер партия – “Гражданнар инициативасы" берничә бер мандатлы округта үз кандидатларын тәкъдим итте. Моннан тыш, бер мандатлы округларда үз-үзләрен күрсәтү тәртибендә 12 кеше тәкъдим ителде. Хәзерге вакытта кандидатларны теркәү бара.