Коры һава шартларында янгын чыгу сәбәпләре

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Хөрмәтле нурлатлылар!

Хәзер, язгы кебек үк, янгын куркынычы чоры көчәя бара: урып - җыю эшләре башлану, югары температура, үләннең коры булуы, шулай ук яңгырлар булмау-болар барысы да янгын чыгу, янгын таралу куркынычын арттыра.

Барлык янгыннар: автомобиль юллары янында, кырларда (урып-җыю эшләре вакытында), урманда тышкы сәбәп аркасында башлана: бу урыннар арасында ут чыганагы юк - кеше гамәленнән (гамәл кылмавыннан). Кайвакыт очраклы яшен урманны, суктырылган бөртекле культуралы чүмәләләрне, коры үләнне яндыра.

 

Бу экстремаль ситуация башлануның иң гадәти сәбәпләре:

- сүнеп бетмәгән шырпы, тәмәке төпчеге, гадәттә үтеп баручы машина тәрәзәсеннән ыргытылганда;

- аучы атып җибәрә, очкын чыга яки яна башлый;

- механизатор, комбайнчы кырда, урман янында майланган эшкәртү материалын калдырса, техникага куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмичә ягулык салганда, ягулык сала торган машина янында тәмәке тартсалар һ. б.;

- кемдер кипкән үлән өстендә, кисеп алынган агач кисү урынында, агач ябалдашлары астында учак ягып җибәрсә;

 кояш төшкән урында аунап яткан пыяла кыйпылчыгы кояш нурлары тәэсирендә китәргә мөмкин;

- урманда хуҗалык эшләре (шартлаткыч ярдәмендә агач төпләрен чистартсалар, чүп-чарны яндыру, юллар, электр линияләре, торбаүткәргечләр төзү һ.б.) кешеләр тарафыннан янгынга каршы чаралар үтәлмичә алып барылганда.

Тагын бер тапкыр янгын куркынычсызлыгының катлаулы булмаган кагыйдәләре турында:

1. Бернинди очракта  да коры үләнне яндырмагыз. Тәмәке төпчекләрен һәм шырпыны ташлар алдыннан әйбәтләп сүндерегез.

2. Әгәр дә Сез янгын күргәнсез икән-яннан узмагыз. Яна башлаган үләнне сез үзегез сүндерә аласыз. Утка якындагы сулыктан су сибегез, туфрак белән күмегез. Сүндерү өчен 1,5-2 метр озынлыктагы яфраклы агач ботаклары бәйләмен, юеш кием, тыгыз тукыма кулланыгыз. Алар белән, ялкын кырыеннан, янгын уртасына таба яннан килеп сугыгыз. Зур булмаган утны аякларыгыз белән таптагыз, аңа агач кәүсәләренә һәм ябалдашларына күчәргә ирек бирмәгез. Якындагы поселокка ярдәм сорап хәбәр җибәрергә тырышыгыз.

3. Янгынны сүндергәч, утның яңадан кабынмавына инанмыйча бу урыннан китмәгез. Янгын урыны турында 112 телефоны буенча хәбәр итегез (кәрәзле телефоннан - бушлай).

4. Янгынны үз көчегез белән сүндерә алмасагыз, куркынычсыз урынга китегез һәм ашыгыч рәвештә янгын сагы хезмәткәрләрен чакырыгыз.

5.  Нефть сәнәгате объектларына шартлау куркынычы янаган объектлар, урман массивлары, авыл хуҗалыгы җирләре (кырлары) янындагы объектлар тирәсендәге минераллаштырылган полосаларны яңартып торырга кирәк!

73нче бүлек инженеры Нина Логинкина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International