Болгардан ерак түгел «CAMELRUSSIA» дөяләр фермасы Russian Traveler Awards 2024 премиясендә «Агротуризм» номинациясендә катнаша — бу Russian Traveler басмасының милли туристлык премиясе.
Таныш булмаганнар өчен бу - Европа стилендәге экологик ферма, ачык һавадагы музей-парк һәм килүчеләр өчен уңайлы ял итү зонасы икәнлеген сөйләрбез.
Төзекләндерелгән зур территориядә 85 баш чиста токымлы ике өркәчле бактриан дөяләре яши. Килүчеләр аларның яшәү рәвеше һәм гадәтләре белән таныша ала. Биредә шулай ук болгарларның аеруча нечкә дөя йоны үстерү һәм җитештерү традициясе торгызылган.
Моннан тыш, ферма «Росгосцирк» ФКП программасында да катнаша, ул картая барган дөяләрне һәм аларның тиешле шартларда «яшәвен» кайгыртуга юнәлдерелгән. Ферма территориясендәге кибеттә дөя йоныннан эшләнгән әйберләр, җылы һәм уңайлы юрганнар, косметика, дөя сөте белән тәмле чәк-чәк сатып алырга мөмкин.