Бүген 73нче янгын сүндерү - коткару комплексында бүлекнең инженер - инспектор составы һәм аерым пост хезмәткәрләре белән йомгаклау киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә вакытлыча ут эшләрен тикшерү буенча үткәрелгән рейдка йомгак ясалды. Киңәшмә йомгаклары буенча янгынга каршы су белән тәэмин итү системаларын, беренчел янгын сүндерү чараларының төзеклеген, су чыганакларының төзеклеген, коры үләннән, куаклардан һәм янучан чүп-чардан ут чыгуын булдырмау максатыннан, объектларны эксплуатацияләүче җаваплы затлар белән берлектә сакланучы объектларны тикшерүне дәвам итү бурычы куелды. һ. б.
Тикшерүләр уздыру саклана торган объектларда янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә ОПП 73 ПСЧ инженеры Виктор Морозов.