2024 елның 30 июлендә 22 сәгатьтән алып 31 июльдә 21 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә актив атмосфера фронтлары узганда урыны белән яшенле яңгырлар, җил 15-20 м/с ка кадәр көчәюе, урыны белән 24 м/с кадәр, көчле яңгырлар, кайбер урыннарда боз явуы ихтимал.
2024 елның 31 июлендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.