Кичә «Заречный» балалар сәламәтләндерү лагеренда балалар өчен «Лаборатория-химия/биология» фәнни мастер - классы узды.
Аны Нурлатның 9нчы мәктәбенең химия һәм биология укытучылары Снежана Анатольевна Тарасова һәм Екатерина Владимировна Атаманова оештырды. Балалар мәктәп белемнәрен яңарттылар, лаборатор эшләр үткәрделәр, микроскоп астында тикшерү өчен төрле объектларны карадылар.
Ә Төрнәс мәктәбе педагогы Елена Михайловна Тришина «Математика безнең тирәдә» дигән квест үткәрде, аның барышында малайлар һәм кызлар станцияләр буенча мисаллар һәм мәсьәләләр чишеп сәяхәткә чыктылар. Азаккы ноктага барып җиткәч, барысы да бүләкләр алды.
Балалар һәм педагоглар очрашудан бик канәгать калдылар!