Нурлат иртәгә «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафонына кушылачак

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Биредә Татарстанның 30 район үзәге һәм шәһәре халкы катнаша алачак.

Иртәгә, 31 июльдә, Нурлат үзендә «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафонын каршы алачак. Шәһәр Мәдәният сараенда VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары Алсу Нәбиева, Шамил Яһудин, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Тимур Камалетдинов һәм «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлеге секретаре, район Башлыгы Дамир Ишкинеев район халкы белән очрашачаклар, нурлатлыларның тәкъдимнәрен тыңлаячаклар, депутатлыкка кандидатлар үз программаларын яңгыратачаклар.

Очрашуның модераторы-танылган алып баручы, «Татарстан» ДТРК журналисты Дмитрий Второв

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International