Нурлат шәһәрендә Гыйматдинов ур., 142 а йорт адресы буенча урнашкан "Торак – коммуналь хуҗалыгы Идарәче Компаниясе" муниципаль унитар предприятиесе территориясендә халыктан, шәһәр һәм район оешмаларыннан файдаланылган автомобиль шиннары кабул ителә.
Шиннар тулысынча бушлай кабул ителә. Исегезгә төшерәбез, бу төр калдыкларны контейнер мәйданчыклары янында җыеп өеп кую тыела.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (84345) 2-05-50.
Әйдәгез, шәһәребездә чисталыкны бергәләп саклыйк һәм аның экологик торышы турында кайгыртыйк!