«Чияле Алан» сәламәтләндерү лагере балалары кулланучылар базары буенча белем алдылар

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инпекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе һәм Роспотребнадзорның Нурлат ТО белгече белән берлектә «Чияле Алан» балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр белән очрашу үткәрде.

Чара барышында 10-16 яшьлек утызлап бала Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белем дәрәҗәсен күтәрде һәм викторинада катнашты. Викторина сораулары кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны белүне һәм аларны практикада куллану күнекмәләрен алуны тикшерүгә юнәлдерелгән.

Викторина нәтиҗәләре буенча, балалар «Кулланучылар белемнәре нигезләре» дип исемләнгән хокукый кырда яхшы гына ориентлашкан булып чыкты. Викторинада җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Югары сыйныф укучыларына Кулланучылар хокукларын яклау буенча булачак Олимпиада турында искә төшерделәр һәм анда актив катнашырга тәкъдим иттеләр. Шулай ук балаларга алкоголь куллануның һәм тәмәке тартуның зыяны турында сөйләделәр. Сәламәтлек өчен куркыныч матдәләр кулланганда яшь һәм үсеп килүче организмга китерелгән зыян масштаблары турында конкрет мисаллар китерделәр.

Нурлат шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе балаларга балигъ булмаганнарның хокукларын, бурычларын һәм җаваплылыкларын аңлатты.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Нурлат территориаль бүлеге белгече ял итүчеләргә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, сәламәт һәм файдалы ризык кулланырга тәкъдим итте.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International