Уртак көчләр белән авыл халкы зират территориясен тәртипкә китерде.
Бүген иртә таңнан Иске Әмзә авылы зиратында бердәм эш кайнап тора. Алдан планлаштырылган өмәгә җирле халык та, хәзерге көндә читтә яшәүчеләр дә җыелды.
Эш төрле яшьтәге кешеләрне берләштерде, өмәгә ирләр белән бергә хатын-кызлар да кушылды. Алар барысы бергә туганнарының каберләрен, шулай ук зиратның бөтен территориясен тәртипкә китерделәр.
Әйтергә кирәк, Искеәмзәлелеләр мондый өмәләрне даими үткәрә. Шуның аркасында зиратта һәрвакыт тәртип.