Нурлатта күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру - Татарстан Дәүләт торак инспекциясе контролендә

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Нурлатта Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы-Татарстан Республикасының Баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясауның барышы белән таныша.

Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин озатуында ул берничә объектта булды.

"Безнең максат торак фонды, ресурс оешмалары, идарәче компанияләр – фатирдан алып котельныйга кадәр кышка ничек әзерләнүен карау. Капиталь ремонт белән бәйле вәзгыять һәр йортта, башка эштәге кебек үк, төрле. Безнең бурыч һәр объектны карау һәм кирәк булганда торак күзәтчелеге чараларын күрү. Иң мөһиме, торак фонды кышка әзер булсын, капиталь ремонт кешеләр аңа күп еллар шатлансын өчен башкарылган», – диде ул.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International