Нурлатта хатын-кызлар арасында шахмат популярлаша бара

2024 елның 23 июле, сишәмбе

Халыкара шахмат көненә багышланган турнирда якынча 10 шахматчы катнашты.

Шәһәрнең Мәдәният сараенда хатын-кызлар арасында шахмат турниры узды.

6 очкодан 5,5 очко җыеп, «Дебют» шахмат клубы җитәкчесе Галия Мөхтәсимова чемпион булды. Икенче урында – районның тәҗрибәле шахматчы хатын-кызларыннан берсе Җәмилә Мингалиева. Лидерлар өчлеген Анастасия Глухарева йомгаклый.

"Шахматчы хатын-кызларның барысы да бер-берсе белән яхшы таныш булуга карамастан, уен мавыктыргыч булды. Уен залында дустанә һәм тыныч шартлар хөкем сөрде. Җиңүче һәм призерлар шулай ук район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт», – дип билгеләп үтте районның шахмат-шашка клубы җитәкчесе Олег Павлов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International