Нурлат районы кулланучылар җәмгыяте республикада иң югары күрсәткечләргә ирешкән 10 кулланучылар җәмгыяте арасында яңа җиһазландырылган автокибет белән бүләкләнде.
Аның ачкычларын райпо рәисе Равил Хәмидуллинга Халыкара кооперация көне уңаеннан узган чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Кибетче Гөлсинә Вәлимхәмәтованың Нурлат районы кулланучылар җәмгыятендә сатучы булып эшли башлавына 6 елдан артыграк инде. Аның хезмәте җиңелләрдән түгел, эш көнен ул, нигездә, юлда үткәрә: бер-берсеннән уннарча километр ераклыкта урнашкан авылларга йөреп сәүдә итә ул. Ләкин ул эшне алыштыру турында уйлап та карамый, чөнки кешеләргә шатлык бүләк итүен бик яхшы аңлый.
- Соңга калсак, борчылып шалтыраталар, киләсезме дип сорыйлар, - дип уртаклашты ул. - Өлкәннәр аеруча түземсезлек белән көтәләр. Безне каршы алырга хәтта култык таякларында һәм ходункилар белән дә чыгалар. Кайберәүләргә без товарларны туп-туры өйләренә илтәбез. Халык безгә бик рәхмәтле.
Бүген автолавкалар районның сәүдә нокталары булмаган 32 авылына хезмәт күрсәтә. Нәкъ менә шулар ярдәмендә район үзәгеннән ерак урнашкан Красномайский, Кызыл Юл, Чурабатыр һ.б. авылларда яшәүчеләр икмәк-күмәч эшләнмәләре, сөт продукциясе, шулай ук көнкүреш товарлары алалар. Автолавка кулланучылар соравы буенча күрше Аксубай районы авылларына да барып кайту мөмкинлеге таба. Хәзер исә райпо халыкка тәкъдим иткән продукция ассортименты тагын да киңрәк булачак, чөнки яңа автолавка заманча таләпләргә туры китереп җиһазландырылган, сатучылар өчен дә уңайлыклар каралган.
- Монда суыткыч камера, икмәк киштәләре, шкаф урнаштырылган, азык-төлекне саклау өчен аерым бүлмә бүлеп бирелгән. Юынгыч, бойлер, электр уты, җылылык, суүткәргеч бар. Машинаның бер ягында-тәрәзәле витрина, бу бик уңайлы, өлкән яшьтәге сатып алучылар өчен махсус аслык та йөртәбез, – диде яңа автолавканың өстенлекләре турында Николай Логунов. Райпода 10 ел эшләү дәверендә аңа төрле машиналар йөртергә туры килә. Шуңа күрә яңа автокибет руле артында хәзер халыкка теләсә нинди һава торышында өзлексез хезмәт күрсәтергә мөмкин булачак. Моннан тыш, машина ГЛОНАСС иярчен системасы белән җиһазландырылган.
– «Татпотребсоюз» җитәкчелеге безнең хезмәтне югары бәяли, бу Нурлат районы кулланучылар җәмгыяте оешкан 2015 елдан башлап бирелгән 4нче автокибет. Моннан тыш, хәзерге вакытта «Авыл кибете» республика программасы кысаларында Красномайский бистәсендә сәүдә ноктасы төзелә, аны август аенда ачу планлаштырыла. Элегрәк шул ук программа буенча 3 авылда кибетләр төзелгән иде, - диде Равил Хәмидуллин. Райпо коллективы 24 кешене берләштерә, монда бары тик үз эшенә бирелгән кешеләр генә эшли дип әйтергә була. Мәсәлән, авыл халкына хуш исле ипи, пирогларны пешереп өлгерү өчен, эш төн уртасында башлана. Нурлатлылар исә райпо автолкибетләрен түземсезлек белән көтәләр һәм рәхмәт әйтеп озатып калалар: бу аларның хезмәтләре өчен иң зур бүләгедер, мөгаен.