Район Башлыгы Дамир Ишкинеев капиталь ремонт һәм төрле объектлар төзелешенә багышланган күчмә киңәшмә үткәрде

2024 елның 19 июле, җомга

Ул Кариев урамындагы бульварны төзекләндерүнең барышы белән танышты.

Хәзерге вакытта борт ташларын урнаштыру өчен җир эшләре башкарылган, резина түшәмә һәм брусчатка өчен, шулай ук асфальт велосипед юлы өчен нигез әзерләнгән.

Район Башлыгы шулай ук капиталь ремонт үткәрелә торган 2нче шәһәр мәктәбендә булды. Моннан тыш, бу объектта «Татнефть» оешмасы грантлары программасы кысаларында санузеллар ремонтланачак. Эшләр 60% ка башкарылган.

Быел шәһәрнең 8нче мәктәбендә яңа спорт залы төзелә. Хәзерге вакытта эшләрнең 35%ы башкарылган. Фундамент каркаслары әзерләнде, фундамент төзелде һәм стеналар өелә башлады.

Моннан тыш, район Башлыгы «Ледок» хоккей спорт мәктәбендә капиталь ремонт барышы белән танышты. Бүгенге көнгә эшләр гомуми күләмнең 50%ы күләмендә башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International