«Яшь армиячеләр» иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары 12-15 яшьтә хәрби хезмәткә өйрәнәчәк. Көн тәртибендә — автомат җыю һәм сүтү, «Ут әзерлеге һәм мина-шартлату эше» курсы буенча дәресләр, шулай ук ГТО нормативларын тапшыру, спорт һәм хәрәкәтчән уеннар.
Сменаны ачу тантанасында район Башлыгы Дамир Ишкинеев булды. Ул балаларга яхшы ял һәм армия күнекмәләрен үстерүләрен теләде.
«Ратный сбор» палаткалы лагеренда өч смена оештырылачак. Шул вакыт эчендә 150 егет һәм кыз армия хезмәте күнекмәләренә өйрәнергә тиеш.