Шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрен карау эшлекле киңәшмә кысаларында узды.
Урынга чыгып парк һәм скверларны төзекләндерү буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Дамир Азат улы муниципалитетның иҗтимагый киңлекләре территориясендә чисталык һәм тәртип урнаштыру буенча тиешле йөкләмәләр бирде. Уңайлы шәһәр мохите - шәһәрнең тотрыклы үсешен һәм чәчәк атуын тәэмин итүче төп өлкәләрнең берсе.
«Безнең төп бурыч – булдырылган парк һәм скверларның техник, физик, эстетик торышын тиешенчә тәэмин итү", - диде район Башлыгы.