Нурлатта яңа җәмәгать судьясы эшкә кереште

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Нурлат район суды бинасында район һәм җәмәгать судлары коллективларының тантаналы җыелышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Нурлат суд районы буенча 2нче суд участогы җәмәгать судьясы Светлана Юриевна Смирнованы вазыйфага билгеләнүе белән котладылар.

ТР Нурлат суд районы буенча 2нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфасына Светлана Смирнова өч еллык вәкаләт срогына Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2024 елның 11 июлендәге 2559-VI ДС номерлы карары белән билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Нурлат район суды матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International