14 яшь нурлатлы «Сәләт» халыкара форумының дүртенче профильле сменасында ял итәчәк

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

Әлеге смена Биләрдә 24 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Монда сменада катнашучылар өчен профильле остаханәләр һәм белем бирү мәйданчыклары планлаштырылган.

Быел «Сәләт» форумы 6 смена форматында узачак, анда 14000 сәләтле бала, талантлы яшьләр, шулай ук Татарстан Республикасының барлык районнарыннан чакырылган кунаклар һәм экспертлар катнашачак.

Форумның һәр сменасы балалар һәм яшьләрнең потенциалын гамәлгә ашыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

27 июльдән 2 августка кадәр бишенче смена узачак, анда Нурлат районыннан 11 укучы катнашачак. Смена Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм Россия Федерациясе төбәкләренең фән олимпиадаларында, фәнни конференцияләрендә, иҗади конкурсларында һәм спорт ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны берләштерәчәк.

“Быел республика лагерьларының профиль сменаларында 43 укучы ял итәчәк", – дип билгеләп үтте мәгариф идарәсенең өлкән методисты Татьяна Таймуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International