Кырларга беренчеләрдән булып "Биләр" ВЗП ҖЧҖ һәм "Нурлат-Агро"чыкты.
Нурлат районында урып-җыю кампаниясе башланды. “Биләр" ВЗП ҖЧҖенең Колбай-Мараса отрядында бүген бөртекле культуралар суктыруга керештеләр.
Ашлык җыю комбайннары 515 га мәйданда «Фотинья» көзге бодай кырларында эшли. Ашлыкның дымлылыгы 14,5-14,7% тәшкил итә.
Бөртеклеләрне җыюга «Нурлат-Агро» хуҗалыгында да керештеләр. Монда да көзге культураларны суктыралар.