«Татанефтедор» оешмасы Кузайкино – Нурлат юлының капиталь ремонтка бәйле рәвештә ябылуы турында хәбәр итә.
Әлеге участокта машиналар хәрәкәте 2024 елның 15 июленнән 1 октябренә кадәр ябык булачак.
"Йөрү өчен Аксубай – Федоровка һәм Чистай - Аксубай – Нурлат автомобиль юллары тәкъдим ителә. Юл билгеләре кую схемасы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән", - диелә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының рәсми хәбәрендә.
Машина йөртүчеләрдән әлеге юл буенча үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйлар