2024 елның 16 июленнән 22 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары (4 класс) янгын куркынычы сакланачак, кайбер көнбатыш районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) көтелә.
Урманнарның янгын куркынычы югары (4 класс), көнбатыш районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 16 июленнән 22 июленә кадәр сакланачак.
Киңәш итәбез: гражданнарның урманнарга баруын чикләргә.
Учак ягу, ачык ут куллану, урман аланнарында, бакчаларда, басуларда, агачлар астында коры үләнне яндыру тыела. Балаларны караучысыз калдырмагыз. Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Сак булыгыз. Ашыгыч гадәттән тыш хезмәтләр тел.112.