Нурлатлылар юлда куркынычсызлык мәсьәләләре турында фикер алышты

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә биредә берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсенең контроль-профилактика бүлегенең махсус йөкләмәләр буенча өлкән инспекторы Роберт Кривоногов Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Нурлат районындагы аварияләрнең торышы белән таныштырды. Нурлат районында транспорт дисциплинасын һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эш буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Ринат Паймурзинны тыңладылар. Агымдагы елда Нурлат районында юл хәрәкәте иминлегенә юнәлтелгән юл эшләренең үтәлеше һәм планнары турында район Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин хәбәр итте.

Биредә 2нче һәм 4нче номерлы шәһәр мәктәпләре директорлары Халидә Шәрәпова һәм Рәмис Фәсхетдинов мәгариф учреждениеләрендә балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча профилактика эшләре турында сөйләделәр. Көн тәртибендәге йомгаклау мәсьәләсе булып район башкарма комитетына юл хәрәкәте иминлегенә юнәлтелгән гаризалар каралды. Аларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнур Бәхтияров яңгыратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International