Аксумла авылында Авыл көнен бердәм һәм күңелле итеп билгеләп үттеләр

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Бәйрәм Гаилә елына багышланган иде. Авыл халкын һәм кунакларны Әхмәт авыл җирлеге башлыгы Галина Лизратова котлады.

– Бүгенге бәйрәм аксумлыларны гына түгел, авылдан туып-үсеп, бүгенге көндә читтә гомер кичерүче авылдшларны да  үзенә җыйды. Без аларның кече ватаннарын онытмауларына бик шатбыз. Гаилә елында мин барыгызга да иминлек, тыныч күк йөзе телим, - диде Галина Николаевна үзенең изге теләкләрен җиткерде.

 

Бәйрәмдә күңелле сюрпризлар бик күп булды. 60 ел һәм аннан да күбрәк тату яшәгән парларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук озын гомерлеләрне, беренче сыйныф укучыларын, активистларны котладылар. Авылның иң кечкенә кешесе-җиде айлык Ваня Уланов та билгеләп үтелде-аңа да бүләк тапшырдылар. СВОда катнашучыларның гаиләләренә, сугышчыларга ярдәм итүче волонтерларга да аерым игътибар бирелде.

Бәйрәмдә «Уксӑм» фольклор төркеме, Ирина Краснова, Ольга Савельева, Владимир Паруков чыгышлары белән сөендерделәр.

Җирлек башлыгы Галина Лизратова, җирле мәдәният йорты хезмәткәрләре Алсу Донскова, Елена Ильмухина, Ирина Мифтахова, актив ярдәмчеләре Галина Алмазова, Владимир Пайдуганов, авыл депутаты Владислав Пайдуганов тырышлыгы белән бәйрәм бик матур һәм күңелле булып чыкты һәм ул озакка күңелле истәлекләр калдырачак.

Тантаналы өлештән соң барысын да мул итеп әзерләнгән өстәл, сый-нигъмәтләр, биюләр, уеннар, биюләр көтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International