2024 елның 14 июленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы.
Якшәмбе, 14 июль көнне, Нурлатта алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Күбесенчә явым-төшемсез.
Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с ка кадәр җитәчәк.
Төнлә һаваның минималь температурасы +11..+14˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +26..+29˚.