Нурлатлылар республика киңәшмәсендә катнашты

2024 елның 12 июле, җомга

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре турында Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышы кысаларында фикер алыштылар.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров үткәрде.

Монда Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшчәнлеге нәтиҗәләре, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән инженерлык чараларын үтәү, федераль әһәмияттәге автомобиль юлларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча өстәмә чаралар каралды. Республика балалары һәм яшьләре арасында Юлларда куркынычсызлык культурасын формалаштыру буенча «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Республика бүлеге эше һәм башка мәсьәләләр буенча аерым доклад тыңладылар.

Юл билгеләре мәсьәләсенә килгәндә, видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәгә нурлатлылар да кушылды.

"Хәзерге вакытта билгеләр буенча эш 40 процентка башкарылган. Хәзер подрядчы белән калган эшләрне башкару өчен контракт төзелә", - диде Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International