Комиссия әгъзалары хуҗалыкларда булдылар, җитәкчеләр һәм комбайнчылар белән аралаштылар.
Кичә Нурлат районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында урып-җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Дәүләт техника күзәтчелеге, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән торган Комиссия комбайннарның техник торышын, аларның герметизацияләнүен, ындыр табакларының һәм үлчәү җайланмаларының әзерлеген уңай бәяләде. Тикшерүләр барышында янгын сүндерү чаралары һәм аптечкалар белән тәэмин ителешкә аерым игътибар бирелде.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә билгеләп үтүләренчә, хуҗалыкларда урып-җыю эшләренә 7-10 көннән керешергә уйлыйлар.