Турнирда ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук мәктәп укучылары катнаша ала.
20-21 июльдә Нурлат шәһәренең Мәдәният сараенда Халыкара шахмат көненә багышланган турнир узачак.
Ир-атлар арасында турнир 20 июльдә уздырыла, анда катнашучыларның яше 14 яшь һәм аннан өлкәнрәк. Теркәлү 9.30 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр. Беренче тур 10.05 сәгатьтә башлана.
Мәктәп укучылары арасында турнир 21 июльдә 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге кызлар һәм малайлар арасында (шул исәптән) дүрт яшь төркеме буенча узачак. Теркәлү 09.00 сәгатьтән 09.30 сәгатькә кадәр.
Хатын-кызлар арасында турнир шулай ук 21 июльдә уздырыла. Катнашучыларның яше: 14 яшь һәм аннан өлкәнрәк. Теркәлү 12.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.
Турнирда теләге булган барлык нурлатлылар да катнаша ала. Катнашу өчен гаризалар ГСКга ярышлар узган көнне теркәлү вакытында бирелә.
Җиңүчеләр һәм призерлар Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге грамоталары, медальләре һәм призлары белән бүләкләнәләр.
Фото - "Нурлат-информ" архивыннан