Нурлатлылар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган кайнар линиягә мөрәҗәгать итә алачак

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Кайнар линия 12 июльдә 10:00нан 14:00кә кадәр эшләячәк.

Татарстан халкы 12 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган кайнар линиягә мөрәҗәгать итә алачак. Консультацияләр бушлай үткәреләчәк.

Белгечләр гаиләне һәм балачакны яклау темасына сорауларга җавап бирәчәк. Шалтыратуларны ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиалы, РФ Социаль фондының Республика бүлеге вәкилләре кабул итәчәк.

Кайнар линия 10:00нан 14:00кә кадәр эшләячәк. Шалтыратулар +7(843)236-00-71 телефоны буенча кабул ителәчәк; хәбәрне WhatsApp* мессенджерында (Россиядә экстремистик оешма буларак танылган һәм тыелган Meta карамагында) +7(960)049-68-14 телефоны буенча җибәрергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратыннан хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International