Без кулга ияләштергәннәр өчен җаваплы!

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты күзәтүчесез йөргән хайваннар санын җайга салу максатларында Нурлат муниципаль районы территориясендә күзәтүчесез калган хайваннарны аулау, транспортировкалау, тоту, исәпкә алу һәм аларның санын җайга салу буенча муниципаль контракт төзеде.

Хайваннарның (этләрнең) контрольсез йөрүенә шикаятьләр күп булу сәбәпле – барлык хайваннар (этләр) (чиплаштырылганнардан тыш) тотылачак һәм барлык кирәкле процедураларны үткәрү өчен хайваннар приютына җибәреләчәк. Приюттан хайваннар хуҗасына хайванның үзенеке булуын исбатлаганнан соң (хайванның паспорты булырга тиеш) һәм барлык процедуралардан соң кайтарылырга мөмкин. Әлеге шартлар үтәлмәсә, хайваннар приютта калачак.

Хайванны приюттан хуҗасына кайтарганнан соң, Башкарма комитет белгечләре хайванны (этләрне) өй шартларында тоту шартларын тикшерәчәкләр.

Әгәр хайван хуҗасы йорт хайваннарын тоту буенча закон таләпләрен үтәмәсә, гражданнарга – 1 500 сумнан 3000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 5 000 сумнан 15 000 сумга кадәр, юридик затларга 15 000 сумнан 30 000 сумга кадәр административ штраф салыначак.

Сезгә мөрәҗәгать итәбез – үз хайваннарыгызны (этләрегезне) контрольдә тотмаган килеш урамга чыгармасагыз иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International