Кояш сугуы баш авырту, сүлпәнлек, косу белән бергә бара. Авыр очракларда-комага китү ихтималы бар. Артык җылыну симптомнары әйләнә-тирә мохитнең дымлылыгы арткан саен катлаулана.
Җиңел дәрәҗә:
гомуми хәлсезлек;
баш авыртуы;
күңел болгану;
- йөрәк тибеше һәм сулыш ешаю;
күз караларының киңәюе.
Кояш бәргәндә беренче ярдәм
Беренче симптомнарны күзәткәндә, зыян күрүчегә тиз арада ярдәм күрсәтергә кирәк. Шул ук вакытта шуны да онытырга ярамый, бу бары тик беренче табибка кадәрге ярдәм генә булачак, һәм шундук ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк, чөнки гади кешегә зыян күрүченең хәле авырлыгы турында ориентлашу кыен, ә бигрәк тә әгәр ул өлкән яшьтәге кеше яки бала булса.
73нче бүлек инспекторы Ильина Г. Д.