Район башлыгы “Сөләйманов Ә.И.” КФХсының һәм Нурлат аграр техникумының көзге бодай кырларын карап чыкты.
“Сөләйманов Ә.И.” КФХ хуҗалыгында көзге бодай 3012 га мәйданда чәчелгән. “НАТ” директоры Алевтина Граф хәбәр иткәнчә, көзге бодай 45 га, язгы арпа 115 га мәйданда чәчелгән, яхшы уңыш көтәләр.
Дамир Азат улы "Чистополье" КХның соя кырларында булды, ул 7059 га мәйданда чәчелгән. Аның билгеләп үтүенчә, соя культурасы безнең район өчен яңа, маржиналь, хәзерге вакытта культураның торышы яхшы.
Район башлыгы “Сөләйманов Ә.И.” КФХсы кырында кукурузның торышын бәяләде. Культураның тыгызлыгы яхшы, биеклеге 130 см дан артык. Быел аны 1127 га мәйданда чәчкәннәр.
Монда ук “Сөләйманов Ә.И.” крестьян-фермер хуҗалыгында терлек азыгы әзерләүнең барышы белән дә таныштылар, анда борчакны сенажга ике үзйөрешле чапкыч белән чаптырганнар, яшел массаның уңдырышлылыгы гектардан 100 центнердан артык.
Дамир Ишкинеев шулай ук Биләркүл авылында терлекчелек комплексын карап чыкты. Комплекста 1496 баш сыер бар. Ул терлекләрне карау, ашату, азык әзерләү белән танышты.