Гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чараларының керүенә өч атна чикләү кертелде.
Нурлат урманчылыгы белгечләре чикләүләр кертү турында кисәтү аншлаглары билгеләделәр.
“Урманнарда янгын куркынычлыгының югары классы белән бәйле чикләүләр кертелде", – диде Нурлат урманчылыгы җитәкчесе-урманчы Рөстәм Галиев.
Урманчылыктан хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта урман хуҗалыгы министрлыгы янгын куркынычлы хәлнең космик, авиация һәм җир өстендәге мониторингын көчәйткән. Ведомство карамагындагы учреждениеләрдә тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырылган, ял көннәрендә урманнарга кешеләр күпләп йөргән урыннарда вакытлыча постлар оештырылачак.