Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кызлар «Мәрхәмәт –Милосердие» депутатлар берләшмәсе белән берлектә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә һәм балаларны яклауда» халык өчен телефон «кайнар линиясе" оештырылачак

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

2024 елның 12 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаиләне һәм балачакны яклау» телефон «кайнар линиясе» ачылачак.

“Кайнар линия" телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, WhatsApp мессенджерына хәбәрләр өчен+7 960 049-68-14

Консультация вакыты: 10.00 дән 14.00кә кадәр.

Гражданнарга консультация бирәчәкләр:

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил,

«Мәрхәмәт-Милосердие»Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре,

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы,

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы;

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы;

"Ватанны саклаучылар" фондының Татарстан Республикасындагы филиалы;

РФ Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International