2024 елның 8 июленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Дүшәмбе көнне, 8 июльдә, Нурлатта алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Җил төньяк, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 15-18 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы +14..+16˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +24..+27˚.