Татарстанлылар гаиләләрне яклау мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм ала алачак

2024 елның 7 июле, якшәмбе

"Консультация атнасы"н 2024 елның 8-14 июлендә ТР юстиция Министрлыгы үткәрәчәк.

Татарстан халкы гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм ала алачак.

Республиканың барлык районнарында үткәрелә торган чаралар Россиядә Гаилә елына һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлана. Ярдәмне гаилә кыйммәтләрен яклау, яшь гаиләнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен үтәү, балалар хокуклары, опека һәм попечительлек, шулай ук балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча алырга мөмкин.

Бөтен Татарстан буенча түгәрәк өстәлләр, юристлар белән гаилә очрашулары, профилактика юнәлешендәге видеолекторийлар, тренинглар, тематик уеннар, хокукый сәгатьләр һәм башка күп чаралар үткәреләчәк, дип хәбәр ителә ведомство хәбәрләрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International