Татарстан Роспотребнадзоры эшкуарларны консультацияләр өчен "Ачык ишекләр" көненә чакыра

2024 елның 6 июле, шимбә

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (алга таба - идарә) 2024 елның 11 июлендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын арттыру максатыннан республика территориясендә Идарәнең 12 территориаль бүлегендә Эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көнен оештыра.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлегендә Нурлат шәһәре,Мәктәп урамы, 10 адресы буенча теләгән һәркемгә 2-08-83, 2-05-38 консультация бирәчәкләр. Аксубай 884344-2-74-55, Базарлы Матак авылы 884346-2-10-89

Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү- канунны бозудан саклануның иң яхшы ысулы!

Без сезне бердәм "Ачык ишекләр" көнендә консультациядә көтәбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International