Бала хокуклары буенча вәкаләтле Ирина Волынец җәйге ял буенча социаль сораштыруда катнашырга чакыра

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Бала хокуклары буенча вәкаләтле Ирина Волынец җәйге ял буенча социаль сораштыру үткәрә.

Җәйге ял сезоны дәвам итә!

Балалар лагерьларында беренче сменалар сиздермичә узды, ә кайдадыр инде икенче смена тәмамланды, яңа тәэсирләр, идеяләр бар, димәк, балалар лагерьлары тагын да яхшырак булсын өчен безнең социаль сораштыруга кушылырга вакыт.

ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Балалар Советы, ата-аналар җәмәгатьчелеге ярдәме белән без ике сораштыру әзерләдек: өлкәннәр һәм балалар өчен. Без җавапларда эчкерсезлеккә һәм проблемаларны яшермәүгә өметләнәбез. Һәркемнең тавышы игътибарга алыначак.

Исегезгә төшерәбез, нәтиҗәләр буенча балалар ялын оештыруның сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән тәкъдимнәр әзерләнәчәк. Тизрәк сылтамалар аша узыгыз. Бергәләп җәйге ялны тагын да яхшырак итәчәкбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International