Алар 1-12 июльдә уза.
«Татнефть» оешмасының 73нче ПСЧ тарафыннан сакланган объектларында инженер-инспектор составы вәкилләре тарафыннан вагон-көнкүреш, инструменталь будкалар, вакытлыча металл корылмалар һәм капиталь булмаган корылмаларның янгынга каршы торышын тикшерү буенча рейдлар оештырылачак һәм үткәреләчәк.
Аерым игътибар:
шартлау һәм янгын куркынычлыгы категорияләрен билгеләү белән бәйле канун бозулар;
вагон-йорт (капиталь булмаган объектлар) һәм биналар, корылмалар арасындагы аралар туры килмәү белән бәйле бозулар;
электр приборларын эксплуатацияләү кагыйдәләре белән бәйле канун бозулар;
- чит матдәләрне һәм материалларны саклау белән бәйле канун бозулар;
АПС белән бәйле канун бозулар;
беренчел сүндерү чараларының булмавы (төзексезлеге) белән бәйле канун бозулар һ. б.
73нче ПСЧ инженеры М. В. Смирнов