Нурлатта Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте әгъзалары депутатка мөрәҗәгать итте

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Алар Нурлат җирле оешманың офисын ремонтлауда ярдәм сорый.

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакованың чираттагы онлайн-кабул итүе узды.

Кабул итүдә ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Нурлат җирле оешмасы офисын ремонтлауга кагылышлы сораулар яңгырады.

Сайлаучылардан килгән сорауларны Людмила Николаевна алга таба эшкә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International