Бүген БДД буенча муниципаль комиссия әгъзалары нурлатлылар мөрәҗәгатьләре буенча күчмә киңәшмә оештырды.
Беренче мөрәҗәгать «Гармония» КЦСОН директорынан учреждениесе каршындагы Пушкин урамындагы юл участогында икеләтә тоташ сызыкны өзек-өзек сызыкка алыштыру турында иде.
Кариев урамындагы 18нче йортның йорт яны территориясендә инвалид өчен парковка урыны бүлеп бирү мәсьәләсе буенча район башлыгы исеменә тагын бер мөрәҗәгать килде.
Идарәче компанияләрнең берсенең директоры Евгений Сергеевның Товарищеская урамы буенча 1А номерлы йорт янында ясалма тигезсезлекләрне урнаштыру турындагы мөрәҗәгате буенча мәсьәлә тикшерү урынында ук хәл ителде.
Шулай ук комиссия әгъзалары Тарн-Варн урамында йөк транспорты хәрәкәтен чикләү турындагы мөрәҗәгатьне карадылар.