Бу турыда без «Дуслык»ның 2023 елның 29 сентябрендәге 38нче санында җентекләп язган идек.
Ханымның аралашу даирәсе киң, күп укый, яңалыкларны даими күзәтеп бара. Ләкин мошенникларның тәэсир итүнең күп ысуллары бар, шуңа күрә дә алар пенсионеркага кызының бәладә булуын хәбәр итеп, йомшак ягын табалар.
– Акча гына түгел, ул чакта мин фатирымны да бирергә әзер идем, - ди ул, ярты ел элек булган вакыйгаларны искә төшереп. Ә ул вакытта үзен юстиция майоры дип таныткан хатынга табынырга да әзер була ул. Ул бит ярдәм итәргә вәгъдә бирә, аңа акча гына җибәрергә кирәк. Хәзер ул үзе: « Ничек мин алар тозагына эләктем соң?» - дип аптырый. Һәм шунда ук дәлилләр китерә: "Миңа ниндидер тавыш ишетелгәндәй булды, миңа йогынты ясадылар булса кирәк, бәлки әле гипноз да булгандыр...? »
- Элегрәк бер тапкыр да полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткәнем булмады. Бу юлы туры килде. Әлбәттә, гаризалар яздым, әмма аларның уңай чишелеш аласын көтмәдем дә. ди: "Мондый очракларның саны күпме бит, барысының да очына чыгып кара" – ди ханым.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлегендә ул кем шалтыраткан, нәрсә әйткәннәр, курьер белән ничек очрашкан - барысын да җентекләп сөйләп бирә.
...Хатын-кыз сөйләгәнчә, мошенниклар аның кызына да шалтыратканнар. Яман ниятле кешеләр белән аралашуның ачы тәҗрибәсе хәлне кабатламаска мөмкинлек биргән. Бәлки ул башкаларга да сабак булыр.
УЯУ БУЛЫГЫЗ!
Банкның кайнар линиясенә шалтыратып, банк картасын блокировкалау турында хәбәрләрне тикшерегез (телефон номеры картаның арткы ягында).
Таныш булмаган кешеләрнең күрсәтмәләрен үтәмәгез, алар кем булып кына шалтыратсалар да.
Чит кешеләрнең абонент номерларына яки банк счетларына акча күчермәгез.
Интернетта сату-алу ясаганда сатучы-сатып алучының ышанычлылыгына инаныгыз. Мошенниклар еш кына банк счетларыннан да акчаны урлыйлар.