Нурлаттан Кәрим Сингатуллин сугышчыларга ярдәм йөзеннән үзенең җыйган акчаларын күчергән

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Кәрим 2нче мәктәпнең 6нчы сыйныфын тәмамлаган, кече яшьтә булуына да карамастан, махсус хәрби операция темасына битараф түгел.

Берничә тапкыр сыйныфташлары белән гуманитар ярдәм җыюга кушылган, солдатларга теләктәшлек сүзләре белән хатлар язган, бәйрәмнәргә открыткалар ясаган.

- Солдатлар өчен  бөтен төр  ярдәмнең дә бик мөһим булуын беләбез,  хатларыбыз һәм җылы теләкләребез белән без сугышчыларның кәефен күтәрергә тырышабыз. Алар безнең хатларны бик теләп укыйлардыр, дип уйлыйм, – дип уртаклашты Кәрим.

Шушы көннәрдә ул «Җиңү өчен тәм-томнар» төркеме счетына үзенә әти-әнисе биргән кесә акчаларын күчергән.

- Җиңүне якынайту өчен бу минем шәхси өлешем булачак, дип карар иттем. Күп түгел, шулай да ярдәм. Без тыныч күк йөзе астында яшәгәндә теләсә нинди ризыклар да ашый алабыз, ә солдатлар окопларда утыралар һәм кайвакыт тамак ялгап алырга да  мөмкинлекләре булмый. Минем кечкенә кертемем бер сугышчының тамагын туйдырырга булса да җитсен, – дип дәвам итте ул.

Кәримнең әлеге адымы «Җиңү өчен тәм-томнар» төркеме оештыручысы Елена Алексеевада соклану уяткан.

- Акча күчерү турындагы уведомлениене алгач, анда «Мин 2нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучысы Кәрим Сингатуллин» дигән язманы күреп күзләрем яшьләнде. Шундый олы йөрәкле кечкенә патриотларга карап, илебезнең киләчәге ышанычлы кулларда икәнен аңлыйсың, – диде ул.

Хәер, Кәримнең ватанпәрвәр  булуы очраклы түгел. Аның әтисе Альберт Хәбибулла улы Нурлат волонтерларына даими ярдәм итә.

- Бөтен илебез сугышчыларга ярдәм күрсәтү өчен берләшкәндә, гаиләбез читтә кала алмый. Финанс ярдәме оештырабыз, «Җиңү өчен тәм-томнар» хуҗабикәләренә яшелчә, ит һәм башка кирәкле продуктлар китерергә булышабыз. Улыбызның мондый карарын шулай тиеш дип кабул иттек, үз иленең чын патриоты булып үссен, - дип сөйләде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International