Авыл көнендә Бикүледә кунакларны мич коймагы белән сыйладылар

2024 елның 29 июне, шимбә

Авыл бәйрәме Казаннан күпсанлы артистлар катнашында узды.

Бүген Нурлат районының Бикүле авылында Авыл көне билгеләп үтелә. Традиция буенча бәйрәмне торак пункт үзәгендә оештырдылар, биредә күптән түгел генә «Туган авылым» заманча паркы ачылды. Кыска вакыт эчендә парк территориясе чын комплекска әверелде. Биредә сәхнә куелды, «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә балалар мәйданчыгы барлыкка килде, ә быел чын авыл миче булган йорт төзелде. Кунаклар өчен йортны авылда яшәүче, шәхси эшмәкәр, авылда күп кенә чаралар һәм башлангычлар спонсоры Иршат Зәйнуллин төзегән.  Бүген сәхнәдә район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов аңа өйнең символик ачкычын тапшырды.

«Бу йортны юкка гына “Туган авылымда кунакта" дип атамадык. Аның ишекләре авылга килгән барлык авылдашларыбыз өчен ачык булачак, чөнки аларның барысы да үз әтиләренең йортын саклап калмаган. Ә монда алар үз өйләренә кайтып, коймаклар пешерә, чәй эчә алачак. Монда ук сыйныфташларның очрашуларын, шулай ук өмәләрдән соң чәй эчүне оештырырга мөмкин булачак", - дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова.

Кунак йорты бик уңайлы булды. Бәйрәмдә кунаклар кайнар мичтә коймак пешерүләрен, тәмле чәй белән сыйлауларын кызыксынып карадылар. Иршат Зәйнуллин билгеләп үткәнчә, йорт территориясен төзекләндерү дәвам итәчәк, тиздән биредә беседка һәм кое барлыкка киләчәк.

Ә авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова авылдашларына тагын бер шатлыклы хәбәр җиткерде: быел авыл җирлеге «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча 3 миллион сумлык яңа грантка ия булды. Грант хисабына биредә авыл халкы өчен тагын бер спорт комплексы барлыкка киләчәк.

Гомумән, авыл көне монда зур масштабта оештырылды. Теләге булган һәркемгә 18 метр озынлыктагы табын көйләнгән. Сәхнәдә үрнәк парларны, шулай ук юбилярларны һәм яшь гаиләләрне хөрмәтләделәр. Күңел ачу уеннары оештырылды, тамашачылар алдында татар эстрадасы артистлары Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар, Резеда Шәрәфиева, Илназ Минвәлиев, шулай ук җирле талантлар чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International