Ә бу 29 күпфатирлы йорт ишегалдында уңайлыклар артачак, чөнки еш кына бер ишегалды территориясе 2, 3 һәм хәтта 4 йортны да берләштерә бит.
Бу көннәрдә подряд оешмасының 12 эшчесе Гагарин урамының 2, 4 һәм 6 һәм Козлов урамының 12нче йортларын берләштергән участокта эшли.
Оксана Лукьянова Гагарин урамының 4нче йортында 1987 елдан бирле яши. Һәм моңа кадәр ишегалдына шундый зур ремонт ясауларын хәтерләми.
- Мин инде үзебезнең ишегалдын яңарган, төзекләндерелгән итеп күз алдына китерәм, өстәп чәчәкләр, хосталар утыртасы килә, - дип уртаклашты ул, эшләрнең темпына гаҗәпләнеп. – Иң мөһиме, яктырткычлар куелачак. Безнең ишегалды тирә-якта иң караңгысы иде.
Чыннан да, ике катлы йорт янындагы чәчәк түтәленең кайгыртучан куллар белән үстерелүе күренеп тора, ә эшләр тәмамланып, подрядчылар туфрак өстәгәннән соң, аны киңәйтергә мөмкин булачак. Ремонтчылар эшләрне барлык ишегалларында да җәелдергәннәр дияргә була, эшләр бөтен участокта параллель алып барыла.
- Биредә яңа юл өслеге, яңа асфальт булачак, бордюрлар, подъездларга кергәндә ливневкалар урнаштырдык, – диде подряд оешмасы җитәкчесе Андраник Мхеян.
Подряд оешмасы җитәкчесе сүзләренчә, алар үзләренә йөкләнгән эшләрне якынча 10 көннән соң тәмамлаячаклар.