Нурлатта халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде

2024 елның 28 июне, җомга

«Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсенә көн дәвамында 6 нурлатлы мөрәҗәгать итте.

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бөтенроссия көне узды.

Чара кысаларында нурлатлылар өчен кабул итүләрне ФСС, БТИ белгечләре, нотариус һәм адвокат үткәрде. Кайбер мөрәҗәгать итүчеләрнең шәхси килү мөмкинлеге булмаганлыктан, телефон аша дистанцион консультация алды.

Көн дәвамында аларга 6 нурлатлы мөрәҗәгать итте. Аларны пенсия билгеләгәндә эш стажына, мирас алуга, янгыннан соң торак алу мөмкинлегенә, җир кишәрлеген рәсмиләштерүгә кагылышлы сораулар кызыксындырды.

Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International