Депутатлар район һәм шәһәр Советы рәисе Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә берничә мөһим мәсьәләне карады.
Депутатларның бертавыштан кабул ителгән карары белән Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советының 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 елларның план чорына Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре бюджеты турындагы карарларына үзгәрешләр кертү расланды.
Шулай ук җирле салымнар суммалары буенча бурычларны түләтүгә өметсез дип тануның өстәмә нигезләрен билгеләү мәсьәләсе каралды.
Шулай ук Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Контроль-хисап палатасының 2023 елдагы эшчәнлеге турында хисапны тыңладылар.
Аннары депутатлар Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре муниципаль хезмәте турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирде.
Монда ук район һәм шәһәр җирле үзидарә органнары аппаратлары штат расписаниеләрен раслау, депутатларның, үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы җирле үзидарәнең сайлап куелган вазыйфаи затларының, контроль-хисап органнары рәисләренең, Нурлат муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең хезмәт хакына чыгымнарны формалаштыру нормативлары турындагы мәсьәләләр каралды.
Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советлары сессиясендә депутатлар Сафиуллин Риф Әхтәм улына «Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданы» исемен бирү турында Карарны да кабул иттеләр.