Нурлаттан тагын 20 егет армиягә китте

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Бүген, 27 июньдә, Нурлат районыннан яшь егетләрне хәрби хезмәткә чираттагы озату булды.

Күпсанлы туганнары, якыннары, дуслары белән бергә бу иртәдә Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссариатына Якушкино, Урта Камышлы, Мамык, Төрнәс авыл җирлекләре башлыклары, Нурлат аграр техникумы директоры Алевтина Граф та килде. шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин традиция буенча егетләргә РФ Кораллы Көчләре сафларында уңышлы һәм лаеклы хезмәт итүләрен теләде.

Язгы чакырылыш кампаниясе 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Быелдан хәрби хезмәткә чакыру яше үзгәрде, хәзер хәрби хезмәткә 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ир-егетләр чакырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International