Бүген «Театр» скверында котлауларны БДИ тапшырганда тупланган баллар саны буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән район чыгарылыш укучылары кабул итте.
Сәхнәгә бер-бер артлы үз акылы, хезмәте белән ирешкән беренче һәм бик җитди бүләк - «Укуда аерым уңышлары өчен Медале»н алган укучылар күтәрелә. Бүләкне алар Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев кулыннан алдылар, ул районның иң яхшы укучыларына үзенең котлауларын һәм теләкләрен җиткерде.
"Сез барыгыз да мәктәптә тырышып укыдыгыз, белем алуга күп көч куйдыгыз һәм бүген дә тырыш хезмәтегез аркасында сез Нурлат районының Алтын фонды дип атаган укучылар арасында. Бу сезнең әти – әниләрегезнең дә, укытучыларыгызның да зур казанышы, моның өчен аларга зур рәхмәт», - диде ул.
Бу көнне сәхнәдә I дәрәҗә «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале ияләре булган 30 чыгарылыш укучысын хөрмәтләделәр. Алар арасында Киекле мәктәбен тәмамлаган Айсылу Әхмәтвәлиева да бар. Аңа ярдәм итәргә, әйтерсең лә, зур һәм тату гаиләнең барлык әгъзалары килгән: әти - әнисе, апасы, туганнары…
"Бу уңышка мин 11 ел дәвамында бардым. Максат куеп әзерләндем, шуңа күрә барлык имтиханнарда югары баллар җыюга ирештем. Документларны техник юнәлештәге берничә югары уку йортына тапшырачакмын», – дип уртаклашты ул.
Бу көнне котлау сүзләрен II дәрәҗә «Укуда ирешкән аерым уңышлары өчен» медальләренә лаек булганнар да кабул итте. Быел район буенча алар 14. Бүләкне аларга мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина тапшырды.
Әлбәттә, бу көнне быелгы уку елында 100 балл алуга ирешкән 4нче мәктәпне тәмамлаучы Евгения Никитина һәм Мамык мәктәбен тәмамлаучы Виктория Творогова аерым сүзләргә лаек булды. Кубоктан тыш, алар район башлыгы исеменнән 10 000 сум күләмендә акчалата сертификатка да лаек булдылар.
“Без кызыбыз белән бик горурланабыз, ул үз тырышлыгы белән авыл мәктәбендә укып та мондый нәтиҗәгә ирешеп була икәнен исбатлады", – дип уртаклашты Викториянең әнисе Ольга Валентиновна, ул үзе дә кайчандыр мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаган булган.
2нче номерлы шәһәр мәктәбе директоры Халидә Шәрәпова, быел да район буенча үз стеналарыннан иң күп укучылар чыгарган мәктәпнең укучыларның һәм педагогик коллективның уңыш сере белән уртаклашты.
"Безнең мәктәптә укучылар өчен уңыш ситуациясе тудырабыз, олимпиадачыларга, активистларга ярдәм итәбез. Хәзер профильле уку зур әһәмияткә ия, 10-11 сыйныфларга без нәкъ менә укырга мотивацияләнгән балаларны җыябыз. Әлбәттә, бу - балаларга сыйфатлы белем бирүче педагогларның казанышы һәм профессиональлеге», – дип сөйләде Халидә Рафиковна.
Традиция буенча, чара ахырында районның иң яхшы чыгарылыш укучылары 30 алтын һәм 14 көмеш йолдыз кабызган укытучыларга һәм ата-аналарга багышлап җыр җырладылар.